В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләүсез уку «Минем документлар» офисларында 7 нче октябрьгә кадәр үткәрелә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Казанда күпфункцияле үзәкләрдә өлкән яшьтәге гражданнар электрон сервислардан файдаланырга өйрәнә ала. Бушлай дәресләр өлкәннәр көнендә оештырылган һәм 7 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Минем документлар» офислары белгечләре РФ һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталларында, Россия Пенсия фондында һәм башка сайтларда шәхси кабинет булдырырга өйрәтәчәкләр. Моннан тыш, пенсионерлар торак-коммуналь хезмәтләре өчен дистанцион рәвештә түләргә яки табибка язылырга өйрәнә ала.
Дәресләр күпфункцияле үзәкләрнең кабул итү залларында килгән кешеләр өчен куелган компьютерларда үткәрелә. Белгечләргә офисларның эш графигы нигезендә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. ЕСИАда хисап язмасын теркәргә теләгән өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт өстенлекле тәртиптә күрсәтеләчәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.
Шулай ук 5 нче октябрьдә бушлай психологик консультацияләр оештырылачак. Белгечләргә өлкән буын вәкилләре, шулай ук якыннарына ярдәм итәргә теләгән туганнары мөрәҗәгать итә ала. Халыкка КФУның Психология һәм мәгариф институты студентлары Авангард урамы, 74, Достоевский урамы, 35/10, Максимов урамы, 1, Чистай урамы, 5, Җиңү проспекты, 214 адреслары буенча урнашкан күпфункцияле үзәкләрдә консультация бирәчәк.
Консультациягә +7(843)222-06-13 телефоны буенча язылырга мөмкин.