В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәгълүматлар баланы мәгариф учреждениеләренә кабул иткәндә кирәк булырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). Казан халкы Россия дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына балалар турында мәгълүмат өстәр өчен КФҮгә мөрәҗәгать итә ала. Бу мәгълүмат, әгәр хезмәт сайт аша электрон рәвештә күрсәтелә икән, баланы белем бирү учреждениеләренә кабул иткәндә кирәк.
Балалар турында мәгълүматны порталда хисап язмасы расланган кулланучыларга гына кертергә мөмкин. Моның өчен баланың туу турында таныклыгы кирәк булачак, теләк буенча СНИЛС, ИНН һәм полис номерлары күрсәтелә.
14 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаганнар дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасын мөстәкыйль терки ала, шәхесне КФҮдә расларга кирәк. Баштан ук монда мөрәҗәгать итсә, яшүсмер шунда ук расланган хисап язмасын булдыра ала, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.