Истәлекле йөреш 26-нчы июльгә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Казанның күпфункцияле үзәкләрендә «Үлемсез полк» акциясе өчен ветераннарның фотоларын бушлай бастырырга мөмкин. Бүгенге көнгә истәлекле йөреш 26-нчы июльгә планлаштырылган.
Фотоны бастыру өчен күпфункцияле үзәкләрнең хезмәткәрләренә Бөек Ватан сугышы катнашучысының фотосын һәм мәгълүматларын (ФИО, туган көне, үлеме) бирергә кирәк. Үзең белән паспорт булырга тиеш. Фото А4 форматында бушлай бастырылачак, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.
Бушлай хезмәттән файдаланучылар узган елгы баннерны югалткан булса яки аңа зыян килсә, әлеге мәгълүматларны кабат тапшыру мәҗбүри түгел. Элек бирелгән мәгълүматлар күпфункцияле үзәктә «Үлемсез полк» реестрында саклана. Узган ел республиканың күпфункцияле үзәкләренә бу хезмәтне сорап 2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, «Үлемсез полк» акциясе Казанда ел саен Җиңү көнендә уза. Узган ел шәһәрнең үзәк урамнарына Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнары портретлары белән 169 мең кеше чыккан. Быел 9-нчы майда акцияне онлайн-киңлеккә күчерделәр.