В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләүчеләр мохтаҗ гаиләләргә һәм балалы аналарга акча, азык-төлек һәм шәхси әйберләр белән ярдәм итә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). 7-нче апрель көнне Казанның православие храмнарында Изге Богородицаның Благовещение бәйрәменә багышланган «Тормыш башы» акциясе узачак. «Умиление» гаилә, аналар һәм балаларны яклау епархиаль үзәге хезмәткәрләре һәм иреклеләре мәхәллә халкына тормыш кыйммәтләре, мораль күзлектән абортларга юл куймау һәм хатын-кыз сәламәтлеге өчен аларның нәтиҗәләре турында буклетлар таратачаклар.
Параллель рәвештә күп балалы һәм аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек һәм шәхси гигиена предметлары җыю уздырылачак. Теләүчеләр шулай ук «Бишек» социаль йортына акча да бирә алачак, анда бушлай авырлы хатын-кызлар һәм балалы әниләр яши, алар якыннары ярдәменнән һәм йортсыз-җирсез калган.
«Тормыш башы» акциясе Ярославль могҗизачылары храмында (Николай Ершов урамы, 25 к.1), изге Серафим Саровский храмында (Сафиуллин ур., 7), изге Кирилл Казан гыйбадәтханәсендә (Чистай ур., 30), Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсендә Царицыно (1 нче Владимирская ур., 42) һәм Дәрвишләр бистәсендәге Успения Пресвятой Богородица храмында (Парк ур., 30) узачак.
Моннан тыш, 11.00 сәгатьтә башланачак соңгы литургиядән соң Серафим Саровский храмында акушер-гинеколог, ата-аналар мәктәбе консультанты Альбина Фәттахова белән очрашу булачак, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе.