Якындагы биш көндә Казанда икенчел чимал җыю өчен якынча 30 сары сетка урнаштырачаклар. Сыешлыклар шәһәрнең ике районында барлыкка киләчәк.
Авиатөзелеш районында:
Побежимов ур., 36
Тэцовская ур., 4а
Чапаев ур., 26
Челюскин ур., 42а
Вахитов районында:
Катанов тыкрыгы, 4
Айвазовский ур., 5, 14, 16
Әмирхан Еники ур., 3, 4/2
Астрономия ур., 3/16
Әхтәмов ур., 16
Бауман ур., 9, 36, 76
Бехтерев ур., 9а
Бойничная ур., 5
Большая Красная ур., 1б, 14/17, 48
Вишневский ур., 29/48
Жуковский ур., 23
Зинин ур., 24
Каюм Насыйри ур., 28
Кремль ур., 1
Островский ур., 59
Петербург ур., 40а
Подлужная ур., 40
Сары сеткаларда биш төрле калдык калдырырга мөмкин: барлык төр металл, пластик, пыяла, макулатура һәм тетрапак. Җыелган калдыкларны алга таба «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК эшкәртүгә җибәрәчәк. Ел ахырына кадәр Казанда барлыгы 1,2 мең сары сетка урнаштырырга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласыннан көн саен 12,5 мең кубометр чамасы калдык
чыгарыла , моның өчен 100 берәмлек махсус техника җәлеп ителә. Шәһәрдә күп фатирлы торак йортлар янында 2495 контейнер мәйданчыгы урнаштырылган һәм бистәләрдә 393 калдык туплау урыны җиһазландырылган.