Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2026, 16:51

Бүген Казан ишегалларындагы карны 1,2 мең урам эшчесе җыештырган

Идарәче компанияләр ике йөздән артык берәмлек техника җәлеп иткән

Денис Гордийко фотосы

Бүген Казанда идарәче компанияләр йорт яны территорияләрен кардан чистарту өчен 1260 урам җыештыручыны, 203 берәмлек техниканы эшкә җәлеп иткән. Алар тротуарларны, керү төркемнәрен, чыгу юлларын һәм машина кую уемнарын чистарта.

Якшәмбе көнне Казан ишегалларының яртысы – 4,1 мең киңлекнең 2,2 меңе чистартылган. Хәл кар һәм буран туктамавы белән катлаулана. Кайбер ишегалларында иртәнге җыештыру эшләре тәмамланганнан соң, урам җыештыручыларның кабат чыгуы таләп ителә.

Кар төшү куркынычын җайга салу һәм бозлавыкны булдырмый калу өчен шәһәрдә шулай ук түбәләрне даими чистарталар. Соңгы тәүлектә эшчеләр 106 түбәдән, соңгы өч көндә исә 451 түбәдән кар төшергән.

Халыктан махсус техника эшенә хөрмәт белән карауларын һәм шәхси автотранспорт чараларын рөхсәтсез урыннарга куеп калдырмауларын сорыйлар.

Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында инде дүртенче тәүлек көчле кар ява. Җомга көн кич белән шәһәрдә «Буран» планы гамәлгә кертелде. Синоптиклар фаразлавынча, кар 3 февральгә кадәр явачак.

Бүген көндез төп магистральләрне җыештыру эшенә 717 берәмлек махсус техника һәм 561 юл эшчесе җәлеп ителгән.

Барлык яңалыклар