Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.06.2021, 14:59

Казан балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге балалар өчен 900 өстәмә урын барлыкка киләчәк

Яңа уку елында ясле төркемнәргә 5 меңнән артык сабый юллама алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь, Камил Гобәйдуллина). Быел Казанда өч яшькә кадәрге балалар өчен 900 өстәмә урын барлыкка киләчәк – 37 балалар бакчасында өлкән төркемнәр ясле итеп үзгәртеләчәк. Шуның аркасында яслеләргә ихтыяҗ 55%-ка ябылачак. Яңа уку елында ясле төркемнәргә 5 мең 397 бала юлланачак, ә бүгенгә чиратта 13 мең 686 бала тора. Бу хакта бүген Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев хәбәр итте.

Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау: 2 меңнән артык бала өчен уңайлы шартлар тудырылачак

Республика программасы буенча балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау узган елларда башланган 12 бинада эшләрне тәмамларга ниятлиләр. Өстәмә рәвештә тагын өч объект төзекләндереләчәк: Кол Гали, 7а урамындагы 339 урынлы 362-нче номерлы балалар бакчасы (1986 елда төзелгән), Тунаков, 53а урамындагы 180 урынлы 126-нчы номерлы балалар бакчасы (1956 елда төзелгән) һәм Казанның иң иске мәктәпкәчә учреждениеләрнең берсе – 97 урынлы 15-нче номерлы балалар бакчасы. Ул Большая Красная, 60/35 (1917 елда төзелгән) урамы буенча урнашкан, бу бина мәдәни мирас объекты булып тора.

«Бүгенге көндә демонтаж эшләре башкарылды инде, подрядчылар гомумтөзелеш эшләренә керештеләр. Тәрәзәләрне, вентиляция системаларын, суүткәргечләрне, канализация һәм җылыту системаларын, электр монтажы эшләрен алыштыру, фасадны ремонтлау һәм янәшәсендәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла», – дип сөйләде П.Королев. Аның сүзләренә караганда, интерьер йомшак төсләр гаммасында булачак, барлык учреждениеләр уңайлы һәм заманча җиһазлар, куркынычсыз спорт җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Быел балалар бакчаларын ремонтлауга барлыгы 327 млн сум акча бүленгән. Быелгы программаны тәмамлау 2 меңнән артык тәрбияләнүчене уңай шартлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Соңгы 10 елда Казанда 2,7 млрд сумлык 66 балалар бакчасы капиталь ремонтланган. Әмма ремонт үткәрүгә әле һаман да 198 балалар бакчасы мохтаҗ, аларга 41 меңгә якын бала йөри. Өстәвенә, спикер билгеләп үткәнчә, биналарны эксплуатацияләгәндә кичектергесез хәл итүне таләп итә торган гадәттән тыш хәлләр барлыкка килергә мөмкин. «2021 елда республика программасыннан тыш, Совет районының 48-нче номерлы балалар бакчасында эшләр планлаштырылган, анда бинаның подвал өлешендә өске суларны тибеп тору исәбенә шактый нык су басу ачыкланган. Проблема нигез грунтларын ныгыту һәм фундаментның бер өлешен гидроизоляцияләү, тышкы стенаның тышкы кирпеч өлешен локаль торгызу, ремонт юлы белән бетереләчәк», – дип мисал китерде П.Королев.

Балалар бакчаларына агымдагы ремонт: вентиляция системаларын торгызу буенча яңа программа гамәлгә ашырыла

Шәһәрдә капиталь ремонттан тыш агымдагы ремонт дәвам итә – 201 учреждениегә 291 млн сум бүлеп бирелгән. «Каникуллар вакытында су үтә торган түбәләр, санитар узеллар ремонтланачак, янгынга каршы ишекләр һәм эвакуация баскычлары урнаштырылачак һәм алыштырылачак, яңа навеслар урнаштырылачак. 13 учреждениедә коймаларны ремонтлау планлаштырылган», – диде П.Королев.

Спикер сүзләренә караганда, Казанда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында вентиляцияне торгызу һәм алга таба хезмәт күрсәтү буенча яңа программа гамәлгә ашырыла. Хәзер вентиляция системаларын торгызуга 154 мәгариф учреждениесе мохтаҗ. 128 объектны пилот программа белән тәэмин итү планлаштырыла, шуларның 102-се – балалар бакчалары. «Кабинетлардагы бөркүлек, һаваның начар алмашуы һәм табигый вентиляция булмау еш кына дым барлыкка килүгә, хәтта балаларның сәламәтлеге өчен зарарлы гөмбәләр барлыкка килүгә китерә. Калориферларны алыштыру, автоматиканы көйләү, шулай ук вентиляция шахталарын һәм төеннәрен торгызу киләчәктә проблемаларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләде ул.

Быел мәктәп спорт залларын ремонтлау да башланган. Сантехника, электр челтәрләрен алмаштыру, вентиляция системаларын ремонтлау һәм урнаштыру белән 16 мәктәп залларында гомумтөзелеш эшләрен башкарачаклар, җиһазлар сатып алачаклар һәм урнаштырачаклар. Хәзер подряд оешмасын билгеләү өчен конкурс процедуралары уза. Моннан тыш, 15 балалар бакчасы һәм 11 мәктәпне пандуслар белән җиһазландырачаклар.

Мәктәп ашханәләрен ремонтлауга аерым игътибар бирелә, дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. Быел 43 учреждениедә азык кабул итү бүлмәләрен яңартачаклар, бу өстәмә 1750 утырту урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. «Мәктәп туклануы безнең өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 112 мәктәп рестораны – бу бик зур сан. Яңартылган ашханәләрдә бөтенләй башка уңайлыклар, интернетка керү мөмкинлеге бар, табигый җиһазлар. Яшүсмерләр анда вакыт үткәрергә яраталар, һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез», – диде ул.

Шәһәр башлыгы Казанда туучылар саны арта, һәм мәктәп ашханәләрен модернизацияләү мәсьәләсе кискен тора: «Күптән түгел безнең 130 мең бала бар иде, быел 148 мең баланы безнең мәктәпләрдә укыттык. Ә 2025 елда парта артына 195 мең мәктәп укучысы утырачак. Шуңа күрә ашханә һәм утырту урыннарын арттыру – безнең өчен җитди бурыч».

Фоторепортаж
Аппарат киңәшмәсе, 15.06.2021
Видеорепортаж
15.06.2021 12:30
Казанда 15 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак
Барлык яңалыклар