Профилактик рейдлар кичә 15 контроль ноктада узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Казан автобусларында 68 битлек режимын бозучыны ачыклаганнар. Профилактик рейдлар кичә узды, 15 контроль ноктада 267 автобус тикшерелде.
Кисәтүдән соң саклану чаралары булмаган 67 пассажир битлек кигән, бер кеше автобусны ташлап киткән.
Тикшерүне Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре хезмәткәрләре үткәрде.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.