В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автобуслар бүген иң популяр ике шәһәр маршрутына чыкты.
Фото: Денис Гордийко
«Дозор-М» комплекслары автобус йөртүчеләр кабиналарында урнаштырылган – бүген алар иң популяр ике шәһәр маршруты буенча чыктылар. «Дозор-М» автомобильчеләр аркасында җәмәгать транспорты хәрәкәте графигы бозылганда хокук бозуларны терки. Әгәр автомобиль йөртүче автобус полосасы буйлап барса, машинасын анда яки җәмәгать транспорты тукталышында калдырса, «Дозор-М» автомат режимда хокук бозуны теркиячәк. Мәгълүмат ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәгенә җибәреләчәк, анда аны эшкәртәләр, карар бастыралар һәм хокук бозучыга җибәрәләр.
ТР АТП ассоциациясендә билгеләп үтүләренчә, хәзер Казан автобусларында ике контроль системасы – «Дозор-М» һәм «Паркон-А» урнаштырылган. Соңгысы аркасында 47 урамда 31 мең хокук бозу очрагы теркәлгән инде. Кагыйдә бозулар ешрак Шмидт, Четаев, Кулагин, Зорге, Липатов, Максимов, Фучик, Глушко, Татарстан, Нокса авышлыгы урамнарында, «Сукно бистәсе» метро станциясе янында һәм Җиңү проспектында теркәлгән.