Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2021, 16:14

Казан автобусларында машина йөртүчеләрнең арыганлыгын тану системасын сыныйлар

Приборлар ике транспорт предприятиесенең 73 автобусында урнаштырылган.

Фото: kazantransport.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Казан автобусларында машина йөртүчеләрнең арыганлыгын тану системасы тест үтә. Автоматик система «4-нче номерлы ПАТП» һәм «2-нче номерлы ПАТП» муниципаль унитар предприятиесенең 73 автобусында урнаштырылган.

Йөртүченең арганлыгын тану системасы затларны тану программасы кебек үк эшли. Ул автобуста кабызу ачкычын борган вакытта автомат рәвештә кушыла. Йөртүчегә йөзне сканерлаучы һәм арыганлыкның кечкенә билгеләрен теркәүче видеокамера юнәлдерелгән.

Автобус 15 км/сәг тизлек белән барганда, система эшли башлый. Борчылырга сәбәп булып йөртүченең еш авыз ачуы, күз кабагының һәм күз карасының билгеле бер урнашуы, йокыга китеп баручы кешегә хас мимика тора. Бу билгеләр вакытында система аваз сигналы чыгара (кычкыра башлый). Яңгыравыклы сигнализация йөртүчене һушына китерергә һәм аңа йокларга ирек бирмәскә тиеш. Әгәр машина йөртүче кәрәзле телефон белән хәрәкәт иткәндә кулланса, система шулай ук шундук эшли башлаячак.

Бу пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирер дип көтелә: беренчедән, руль артында телефон аша сөйләшкшн машина йөртүчене ачыкларга һәм җәза бирергә ярдәм итәчәк, икенчедән, машина йөртүченең хәлен маршрутта ук контрольдә тотарга булышачак.

Сынау 2022 елның 1-нче гыйнварына тәмамланырга тиеш, дип хәбәр итә ТР автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе.

Билгеләп үтәбез, маршрутларга чыгар алдыннан транспорт предприятиеләрендә барлык машина йөртүчеләр дә мәҗбүри медицина тикшерүе уза. Эшкә арыганлык билгеләре булган хезмәткәрләргә чыгарга рөхсәт ителми.

Барлык яңалыклар