Ирекле ярдәмчеләр йорт яки эш белән янәшә урнашкан медицина учреждениесен сайлый ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Казан волонтерлары коронавируска каршы вакцинация пунктларына ярдәм итә ала. Ирекле ярдәмчеләрнең бурычларына гражданнарны вакцинацияләүгә теркәү, пациентлар белән эшләү һәм медицина персоналына ярдәм итү керә.
Теләүчеләр үзләре өчен уңайлы пункт сайлый ала, ул йорт яки эш белән янәшә урнашкан булырга мөмкин. Моннан тыш, алар мәшгульлек чорын үзләре билгели: 9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр яисә 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр.
Иң актив волонтерлар бүләкләнәчәк һәм грамоталар алачак. Катнашу өчен гариза бирергә һәм пунктларның адреслары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.