Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2025, 11:21

Казан зооботаника бакчасында көрән аю Фома уянды

Ул кышкы йокыдан 1,5 айдан соң чыкты

Казан зооботаника бакчасында кышкы йокыдан көрән аю Фома уянды. Ул нибары 1,5 ай йоклаган. Оешма зоологлары тәҗрибәсендә аюның йокыдан шундый иртә чыгуы – беренче очрак.

Фома йокыга шактый соң, узган елның декабрь уртасында китте. Вакытыннан алда уянуына карамастан, салкын һава торышы башлангач, ул яңадан йокыга китәр дигән өмет бар, дип хәбәр иттеләр KZN.RU хәбәрчесенә зооботаника бакчасында.

«Безнең өчен – бу беренче тәҗрибә, шуңа күрә аюның үз-үзен тотышын һәм торышын күзәтәчәкбез. Хәзер, сүз уңаеннан, ул үзен яхшы хис итә», – дип уртаклашты зоологлар.

Әгәр Фоманың яңадан йокысы чыкса, аның йокысы инде тирән булмаячак. Көннең күп өлешен аю йоклаячак һәм ара-тирә ашар өчен чыгачак.

Бүгенге көндә Фома зооботаника бакчасының кышкы йокыга китүче бердәнбер яшәүчесе булып санала. Зооботаника бакчасының тарихи территориясендә яшәүче көрән аю Маша йокыга китмәү үзенчәлегенә ия.

Барлык яңалыклар