В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хатын-кыз акчаны туганына ярдәм итү өчен биргән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче гыйнвар). Казанда чираттагы телефон караклыгы очрагы теркәлгән. 69 яшьлек пенсионер аферистлар корбаны булган.
25 нче гыйнвар көнне хатын-кызның өй телефонына билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен бертуганының кызы дип таныштырган. Ул юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм кеше зыян күргән авариянең сәбәпчесе булуы турында әйткән. Алдакчы зыян күрүчене аңа җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин һәм проблемаларны хәл итү өчен 800 мең сум акча кирәк булуына ышандырган. Хатын-кыз аферистка ышанган, ләкин аның мондый суммага ия булмавы, һәм сеңлесенә 160 мең генә бирергә әзер булуы турында хәбәр иткән. Җинаятьче белән сөйләшү вакытында пенсионер ханымның кесә телефонына башка бер хезмәткәр шалтыраткан. Ир-ат шәһәр телефоны трубкасын куймаска һәм акчаны курьерга тапшырырга күрсәтмә биргән. Туганы өчен куркып, зыян күрүче мошенникларның барлык инструкцияләрен үтәгән. Берникадәр вакыттан соң пенсионер кыз апасына шалтыраткан һәм алдау корбаны булуын аңлаган. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Караклык» 159 маддәсенең 2-нче өлеше тарафыннан каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Караклык очраклары артуга бәйле рәвештә Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Туганнары турында телефон аша хәбәр иткән билгесез затларга ышанырга кирәкми. Шулай ук банк картасыннан акча күчерү очракларын булдырмас өчен, шәхси счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешманың – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр карта белән нидер булуы яисә аны блоклау турында смс-хәбәр килсә, тиз арада банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. Смс аша җибәрелгән номерларга шалтыратырга һәм хәбәрләр юлларга ярамый, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.