Профессиональ спортчылар өчен Нагорный поселогында 30 һәм 60 метр биеклектәге трамплиналар булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь, Юлия Летникова). Быел Казанда тимераякта шуу өчен 102 урын оештырылачак, шул исәптән прокат пунктлары булган 83 хоккей тартмасы, 14 ачык мәйданчык һәм биш боз сарае. Шәһәрдә чаңгыда йөрергә яратучылар өчен 15 трасса ачылачак, шуларның сигезе яктыртылачак. «Уңайлы кышкы һава торышына өметләнәбез, нольдән аска төшүләр азрак булсын иде, бу шугалаклар һәм чаңгы юллары эшенә комачаулый. Объектларны карап тоту буенча проблемалар булырга тиеш түгел, аларның һәрберсенең үз хуҗасы бар дип ышанам», – диде аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин.
ТР башкаласында яшәүчеләр инде 25 нче ноябрьдә ачылган Татарстанның иң зур шугалагы – «Хезмәт резервлары» стадионы бозында йөри ала. «Ракета» һәм «Тасма» стадионнарында боз ареналарын әзерләү дәвам итә. Шулай ук декабрьдә «Ак Барс Арена» стадионы янында, ТР төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверында һәм Җиңү паркында, «Черек күл» паркында һәм Кремль яр буенда шугалаклар эшли башлаячак.
«Хоккей тартмаларының эшен тәэмин итү мөһим юнәлеш булып тора. Быел 83 шундый мәйданчык әзерләнәчәк. Яшәү урыны буенча хоккей тартмаларында тренерлар балалар белән дәресләр үткәрәчәк», - диде Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов. Ул район администрацияләренә, идарәче компанияләргә, Мәгариф идарәсеннән һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында эшләүче коллегаларына хоккей тартмаларын яңа сезонга әзерләгәндә уртак эшләре һәм аларны карап тотканнары өчен рәхмәт белдерде.
«Бүгенге көндә Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексында кар системасы уңышлы сыналды, анда теләгән һәркем 5 км озынлыктагы трассаларда күнегүләр ясый алачак. Әлеге комплекста күнегүләр ел әйләнәсе бара дип өстәде: кыш көне чаңгыда, ә җәй көне чаңгы ролерларында.
Экстремаль спорт төрләре буенча профессиональ спортчылар өчен Нагорный поселогының спорт комплексында 30 һәм 60 метр биеклектәге ике трамплин, прокат пункты белән тау чаңгысы өчен тау, шулай ук Дәрвишләр бистәсенең каенлыгында 2 һәм 5 км чаңгы трассасы эшләячәк.
Тимераякта һәм чаңгыда шуарга өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәреләчәк. Планлаштырылган чаралар турында мәгълүматны KZN.RU порталында, Физик культура һәм спорт комитетының социаль челтәрләрендә дә белергә мөмкин.