В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). 24-нче апрельдә Казанның Авиатөзелеш районында суны сүндереп торачаклар. Бу су үткәргечен тоташтыру эшләре белән бәйле.
9.00 сәгатьән алып 20.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге урамнар буенча бетеп торачак:
Копылов, 11 (10-нчы номерлы гимназия), 13а;
Кольцевая;
Лечебная, 7, корп.1(12-нче номерлы клиника хастаханәсе);
Социалистик, 3, 5, 7, 9, 11/14, 12/16;
Челюскин, 16/12.
Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Водоканал” МУП матбугат хезмәте.