В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, төнлә һәм иртән томан фаразлана
Фото: Марат Мөгыйнов
Казанда бүген төнлә алмашынучан болытлы һава көтелә. Шулай ук шәһәрнең аерым районнарында томан булачак, ул иртәнге сәгатьләргә кадәр сакланачак. Һаваның минималь температурасы – -9..-11 градусны, аязганда -12..-14 градусны тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары +1..+3 градус күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Татарстанда һава температурасы төнлә – -7..-13 градуска кадәр, ә аязганда -18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 0..+5 градус җылы булачак.
ТР Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, 22-23 нче мартта республикада хәл үзгәрмәячәк. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -6..-11 градусны күрсәтәчәк, ә көндез +1.. +6 градуска кадәр күтәреләчәк.