Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2023, 16:21

Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» җәйге проекты тәмамланды

Өч ай эчендә татар биюләренә багышланган 11 бушлай мастер-класс оештырылды

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче август). Кичә Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау чарасы узды. Узган сезоннардан аермалы буларак, бу җәйдә мастер-класслар татар биюләренә генә багышланды, шул исәптән этник – Самара, Урал, себер, Әстерхан татарлары, татар-мишәрләр биюләренә.

Йомгаклау чарасы барлык үткән перформансларны берләштергән бию композициясе белән башланды. Чарада «Весна» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, Kazan бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Данил Исхаков, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Алия Мөхәммәтгалиева һәм Алсу Мәгъсүмҗанова, «Мирас» үрнәк балалар бию ансамбленең педагог-хореографы Элеонора Үмәрова һәм «ИДЕАЛ» балеты тамашасы җитәкчесе Александр Деветьяров чыгыш ясады.

«Менә быелгы сезон да тәмамланды! Онытылмаслык мизгелләр күп булды, җәй буе без проектның һәр чарасына тырышып әзерләндек, һәр пәнҗешәмбе бергә биедек, күңел ачтык! Әлбәттә, җылы кичләрне дә, тугры катнашучыларны бик сагыначакбыз, алар инде туганнар кебек булып беттеләр! Мин инде сагына башладым!» – дип тәэсирләре белән уртаклашты Алсу Мәгъсүмҗанова.

Бию буенча мастер-классларны казанлылар гына түгел, Якутия, Төмән, Красноярск, Төркия, Кыргызстан, Һиндстан, Австрия кунаклары да җылы кабул итте. Һәр чара биергә махсус килгән күпсанлы кешеләрне берләштерде. Мастер-классларның иң актив катнашучылары проектның истәлекле түштамгаларын алдылар.

«Һәр чара, әлбәттә, команда эше. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын әзерләүгә хореографлар, бию коллективлары, музыкантлар, тавыш режиссерлары, техниклар, фотографлар, видеографлар күп көч куялар. Безнең өчен иң зур бүләк – катнашучыларның йөзендәге елмаю, хәрәкәтләрне тырышып өйрәнүләре, уеннарда рәхәтләнеп катнашулары, ә саубуллашканда, рәхмәт әйтүләре һәм тагы килергә җыенуларын җиткерүләре», – диде проектның кураторы, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директорының урынбасары Лилия Гәрәева.

Мастер-класс традиция буенча проект музыкантлары – «Риваят» фольклор ансамбле солисты, баянчы Илнар Сафин, баянчы Ильяс Фәрхуллин һәм мультиинструменталистлар Айдар Габдрәхимов һәм Айдарга алкышлар белән тәмамланды.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Проект 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында старт алды.

Барлык яңалыклар