Париж Коммунасы урамыннан алып Татарстан урамына кадәр булган участокта транспорт хәрәкәте өчен юлның барлык полосалары да ачылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август). Казанда Болак ермагында терәк диварны капиталь ремонтлау тәмамланды. Париж Коммунасы урамыннан алып Татарстан урамына кадәр Сул як Болак урамы участогында транспорт хәрәкәте өчен барлык полосалар да ачылды.
Подрядчы оешма белгечләре – «Шәһәрне төзекләндерү» МУП – 81 метр диварны (ремонтлана торган бөтен участокны) һәм 61 метр шапош брусны төзекләндерделәр, диварны буядылар, тротуар кыры буенча яңа асфальт катламы салдылар. Моннан тыш, яңа коймалар һәм яктырту баганалары урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, 1970 елларда төзелгән Болакның терәк дивары металл детальләренең коррозиясе аркасында җимерелгән, алар ярдәмендә декоратив плитәләр тимер-бетон үтү каналына беркетелгән булган. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча диварны заманча технологияләр һәм озакка чыдый торган материаллар кулланып торгызырга карар иттеләр.