Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2018, 19:42

Казанда яшь футболчылар арасында “Күн туп-2018” ярышларының шәһәр этабы тәмамланды

Ярышларның республика этабында ТР башкаласы данын 179-нчы мәктәп һәм 37-нче гимназия командалары яклаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Казанда 18 майда старт алган яшь футболчылар арасында “Күн туп-2018” Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы тәмамланды. Финал уеннары бүген Яңа Савин районындагы стадионда үтте.

Финал уеннары барышында шәһәрне республика этабында (13 июньнән 28 июньгә кадәр) тәкъдим итәчәк командалар билгеле булды. Кече төркемдә (2007-2008 еллар) җиңү өчен 179 һәм 130 номерлы мәктәпләр командалары белән көч сынашты – 179-ны мәктәпнең җыелма командасы җиңү яулады. Урта төркемдә (2005-2006) 37-нче мәктәп командасы җиңде. Зур төркемдә (2003-2004) янәдән 179-нчы мәктәп командасына уңыш елмайды.

Искәртергә кирәк, “Күн туп” Бөтенроссия турниры – Россиядә футбол буенча балалар-яшүсмерләр ярышлары. Беренче турнир 1964 елда танылган совет сакчысы Лев Яшин инициативасы буенча узды. Бүгенге көндә әлеге ярышлар өч яшь төркемендә үтә. Командалар гомуми белем бирү мәктәпләре нигезендә формалаша. Быел Казанда 9 апрельдә башланган районннар ярышларында 28 команда катнашты.

Барлык яңалыклар

Казанда яшь футболчылар арасында “Күн туп-2018” ярышларының шәһәр этабы тәмамланды

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Казанда 18 майда старт алган яшь футболчылар арасында “Күн туп-2018” Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы тәмамланды. Финал уеннары бүген Яңа Савин районындагы стадионда үтте.<br> </p> <p> Финал уеннары барышында шәһәрне республика этабында (13 июньнән 28 июньгә кадәр) тәкъдим итәчәк командалар билгеле булды. Кече төркемдә (2007-2008 еллар) җиңү өчен 179 һәм 130 номерлы мәктәпләр командалары белән көч сынашты – 179-ны мәктәпнең җыелма командасы җиңү яулады. Урта төркемдә (2005-2006) 37-нче мәктәп командасы җиңде. Зур төркемдә (2003-2004) янәдән 179-нчы мәктәп командасына уңыш елмайды. </p> <p> Искәртергә кирәк, “Күн туп” Бөтенроссия турниры – Россиядә футбол буенча балалар-яшүсмерләр ярышлары. Беренче турнир 1964 елда танылган совет сакчысы Лев Яшин инициативасы буенча узды. Бүгенге көндә әлеге ярышлар өч яшь төркемендә үтә. Командалар гомуми белем бирү мәктәпләре нигезендә формалаша. Быел Казанда 9 апрельдә башланган районннар ярышларында 28 команда катнашты. </p>