В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Казанда шәһәрнең Генплан проекты буенча җәмәгать фикер алышуларына йомгак ясадылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Алсу Сафина). Бүген Казанда шәһәрнең Генплан проекты буенча җәмәгать фикер алышуларына йомгак ясадылар. Документта җәмәгатьчелек фикер алышуы барышында тагын килгән 337 искәрмә һәм тәкъдим исәпкә алынган. Җәмәгать фикер алышуында барлыгы 1469 кеше, ягъни шәһәр халкының 1%-тан артыгы катнашты. Документны, кабул ителгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, эшләп бетергәннән соң, ул территориаль планлаштыруның федераль мәгълүмат системасында басылып чыгачак һәм Татарстан һәм федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән килештереләчәк, дип хәбәр итте бүген шәһәр Башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина.
Матбугат конференциясендә катнашкан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин Генплан – шәһәр үсешен регламентлаучы төп шәһәр төзелеше документы, дип билгеләп үтте. «Безнең өчен бу документ икеләтә мөһим, чөнки аның ярдәмендә без киләчәкне күзаллыйбыз, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен алга таба да яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра алабыз», - диде ул һәм моңа кадәр 5 еллык эш алып барылуын искәртте.
Ирина Дябилкина Генплан проекты буенча ачык тыңлауларның 2018 елда узуын искә төшерде. Ул вакытта Генплан проекты турында фикер алышуда 4236 кеше катнашкан, алардан 3,5 мең тәкъдим алынган.
Законнарда каралмаган Генераль план проекты буенча өстәмә иҗтимагый фикер алышулар үткәрү турындагы карар Казан Мэры карары белән кабул ителде. Калган сораулар, шулай ук документ буенча үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен казанлылар 29-нчы июльдән 1-нче августка кадәр калдыра алдылар, ә фикер алышуның төп мәйданчыгы dispute.kzn.ru мәгълүмат системасы булды. Йомгаклау җәмәгать фикер алышуларында 1469 кеше, ягъни шәһәр халкының 1%-тан артыгы катнашты.
29-нчы июльдән 1-нче августка кадәр экспозиция вакытында Мәскәүнең Генплан институты адресына 405 сорау һәм 2052 тәкъдим һәм искәрмә барып ирешкән. Алар арасыннан 398 мәсьәлә һәм 2008 тәкъдим карап тикшерүгә кабул ителде. Калган мөрәҗәгать итүчеләр Казан пропискасын яки Казанда күчемсез милек объектлары булуларын расламадылар.
«Экспозиция нәтиҗәләре буенча барлык искәрмәләр һәм тәкъдимнәр Казанның Генераль планы проектын эшләүчегә анализ өчен җибәрелде», - дип аңлатты Ирина Дябилкина. Җаваплар һәр мөрәҗәгать буенча әзерләнде һәм бүген Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты, анда иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре турында бәяләмә бастырылды.
Хәзер документны Мәскәү Генплан институты белгечләре эшләп бетерәчәк, һәм сентябрь аенда Казанның яңартылган Генплан проекты Территориаль планлаштыру федераль мәгълүмат системасында урнаштырылачак. Документны 17 федераль структура, 7 Татарстан министрлыгы, республиканың 5 административ районы, шулай ук ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән килештерергә кирәк. Килешү процедураларына өч ай вакыт бирелә, дип аңлатты И.Дябилкина. Генплан проектын Казан шәһәр Думасы утырышында расларга туры киләчәк.