Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шәһәрнең беренче вице-мэры Денис Калинкин катнашты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Бүген Казанда шәһәрнең 7-8 сыйныф укучылары арасында «Иң көчле укучы» спартакиадасы тәмамланды. Җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук тренерларны һәм судьяларны бүләкләү тантанасы Казанның Үзәк стадионы манежында узды. Анда шәһәрнең беренче вице-мэры Денис Калинкин катнашты.
Турнир Казан мәктәпләреннән меңгә якын малай һәм кызларны җыйды. Ярышларның финалына 96 укучы гына чыкты, моның алдыннан алар 3 этап үттеләр. Соңгы тур нәтиҗәләре буенча малайлар һәм кызлар арасында иң көчле 6 катнашучы билгеләнде. Алар барысы да отжимание, турникта тартылу (кызларның – скакалка), приседание һәм пресс буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Денис Калинкин ассызыклаганча, бу ярышлар балаларны алга таба спорт белән шөгыльләнүгә этәрә. «Казанлылар елдан-ел күбрәк спортны үзләре өчен ачалар: без шәһәр спартакиадаларын торгыздык, гомумшәһәр ярышлары һәм гаилә спорт чаралары уздырабыз, спорт һәр йортка керсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Сәламәт яшәү рәвешенә үсеп килүче буынның да актив катнашуы мөһим», – диде ул.
Ярышларда катнашучыларга иҗади коллективлар һәм җанатарлар командасы көч биреп торды. Спартакиаданы оештыручылар буларак ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова һәм шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов чыгыш ясады. Чарада шулай ук Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, Казан шәһәре Думасы депутатлары һәм башкалар катнашты.