Чарада шәһәрнең иң яхшы спортчыларын 2020/2021 тренировка елында күрсәтелгән нәтиҗәләре өчен бүләкләделәр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Казаныш» спорт-гамәли конференциясе узды. Чара Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты тарафыннан муниципаль спорт учреждениеләрендә кадрлар әзерләүне анализлау, тәҗрибә уртаклашу һәм бу өлкәдә кадрлар әзерләү буенча уртак эш перспективалары турында фикер алышу өчен оештырылды.
Конференция эшендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, «МГФСО» ДБУ генераль директоры урынбасары Москомспорт мастеры, илнең атказанган спорт мастеры Глеб Гальперин, Казан шәһәр Думасы депутатлары, республика спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм Казанның әйдәп баручы спортчылары катнашты.
Пленар утырышта комитет рәисе Альберт Салихов, ел саен Казанда 62 спорт төре буенча 250 массакүләм чара үткәрелә, дип сөйләде. Анда 140 меңнән артык кеше катнаша. Шәһәрдә яшәүчеләрнең иң яраткан стартлары булып «Милләтләр кроссы», «Россия чаңгы юлы», хоккей буенча «Алтын алка» ярышлары һәм яшь футболчылар арасында «Күн туп» турниры тора. Бу ярышларда 50 меңнән артык кеше катнаша. А.Салихов әлеге спорт-массакүләм чараларның кайберләре, аерым алганда, «Россия чаңгы юллары» һәм «Милләт кроссы»ның форматын аларда тагын да күбрәк яшьләрне җәлеп итү өчен яңартырга кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, катнашучылар өчен стимул уңай эмоцияләр генә түгел, ә футболкалар, медальләр яки рюкзаклар рәвешендәге истәлекле бүләкләр дә булырга мөмкин.
А.Салихов комитетның яңа спорт төрләре буенча ярышлар санын арттыру өстендә эшләвенә, ГТО нормативларын тапшыруны оештыруына һәм паркларда бушлай мастер-класслар уздыруына игътибарны юнәлтте. Белгечләрнең планнарында ишегалды спорты өчен шартлар тудыру.
Чыгышы вакытында Физкультура һәм спорт комитеты рәисе шәһәрнең спорт мәктәпләре өчен белгечләр әзерләү темасына кагылды, тренерлар-методик составының кадрлар потенциалын көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте. Моның өчен методик совет эшчәнлеге яңартылды, ул тәҗрибә алмашу өчен укытучылар очрашуларын, мастер-класслар, спорт төрләре буенча белгечләр өчен квалификация күтәрү курслары оештырачак, шулай ук түгәрәк өстәлләр һәм практик семинарлар уздырачак. Моннан тыш, ул комитетта Казан муниципаль спорт учреждениеләре җитәкчеләренең советын төзергә тәкъдим итте, ул яңалыкларны раслау буенча коллегиаль орган булачак.
Пленар утырыштан тыш, конференциядә катнашучылар ике спорт төре – хоккей һәм көрәшнең үсеше турында аерым фикер алыша алдылар. Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов әйтүенчә, алар спорт учреждениеләре җитәкчеләренең еллык хисаплары нәтиҗәләре буенча очраклы гына сайланмаган, чөнки Казан хоккейчылары һәм көрәшчеләре башка шәһәрләрдән килгән көндәшләреннән калыша башлаган. «Бүген бу хәлне анализлаячакбыз һәм конференциядә катнашучыларның фикерләре нигезендә карарлар кабул итәчәкбез, – дип ассызыклады Физик культура һәм спорт комитеты рәисе. – Безгә эшне кайсы юнәлештә алып баруны хәл итәргә кирәк, безнең кимчелекләребез нәрсәдә икәнен ачыкларга кирәк, бу хәлне үзгәртү өчен ниләр эшләргә кирәклеген ачыклаячакбыз», – дип аңлатты А.Салихов.
Шулай ук конференциядә методик секция эше оештырылды, ә SMM белгечләре өчен секцияләрдә катнашучылар социаль челтәрләрдә физик культураны үстерү турында белә алдылар.
Моннан тыш, конференциядә 2020/2021 тренировкалар вакытында күрсәтелгән нәтиҗәләр өчен шәһәрнең иң яхшы спортчыларын бүләкләделәр. Алар ил, Европа һәм дөнья дәрәҗәсендә призлы урыннар яулады. Спортчылар Казан Мэрының физик культураны һәм спортны популярлаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән зур шәхси өлеше өчен рәхмәт хатлары алды. Бүләкләрне мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, бүләкләнүчеләр арасында яшь чемпионнар да, җитди, тәҗрибәле спортчылар да бар. «Мондый казанышлар тормышка юллама бирә. Тормышыгызда һәрвакыт уңыш булсын», – диде А.Абзалов.
Конференция барышында күтәрелгән темалар буенча фикер алышу эш төркемнәрендә дәвам итәчәк. Йомгаклау форумын елга бер тапкыр уздыру планлаштырыла.