Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2025, 14:39

Казанда «Академия» станциясеннән алып «ТАССРның 100 еллыгы»на кадәр уң куыш тоннелен казу төгәлләнде

Төзелеш мәйданчыгында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин булып кайтты

Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогында бүген «Академия» станциясеннән алып «ТАССРның 100 еллыгы»на кадәр уң куыш тоннелен казуны төгәлләделәр. Объектта эшләр ел буе дәвам итте. Төзелеш мәйданчыгында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар булды.

«Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов хәбәр иткәнчә, 5,37 км озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Юлиус Фучик ур.), «Академия» (Фучик һәм Завойский урамнары киселеше), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы чаты). Эшләрне 2027 елда тәмамлау планлаштырыла.

Параллель рәвештә метро станцияләренең үзләре дә төзелә. Исегезгә төшерәбез, «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Дубравная» станцияләре күчереп утырту станцияләре булачак. Бүген 400 метр озынлыктагы тоташтыргыч тармакны кулдан диярлек төзиләр. Хәзерге вакытта инде 126 метр әзер, аны 2026 елда тәмамлау планлаштырыла. Эштә Донецктан чакырылган шахтерлар да катнаша, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.

Марат Рәхимов шулай ук метрополитенның икенче линиясенең 2 участогын Универсиада Авылы һәм Республика клиник хастаханәсе юнәлешендә перспективалы үстерү схемасын күрсәтте. Хәзерге вакытта проект алды эшләре алып барыла (трассирлау, башлангыч мәгълүматлар җыю, эзләнү бораулавы).

Фоторепортаж
Казан метросының «Академическая» станциясеннән алып «ТАССРның 100 еллыгы»на кадәрге уң куыш тоннелен казу төгәлләнде
Барлык яңалыклар