Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.02.2020, 09:56

Казанда «Балкыш» фестиваленең сайлап алу этаплары тәмамлана

Аларда музыка иҗаты белән шөгыльләнүче Татарстан ветераннары катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Казанда «Балкыш»Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу турлары тәмамлана. Соңгы район сайлап алу этабы В.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында 12-нче февральдә узачак. Шәһәр җыелма хор коллективлары составында 300-дән артык катнашучы чыгыш ясый, быел беренче тапкыр шәһәр этабында халык уен кораллары җыелма ансамбле чыгыш ясаячак.

«Балкыш» фестивале ике елга бер тапкыр берничә этапта уза: беренчесендә муниципалитетларда сайлап алу турлары үткәрелә, икенчесендә җиде зона үзәгендә – Казан, Кукмара, Әлмәт, Буа, Арча, Яр Чаллыда һәм Алексеевск районында лауреатлар билгеләнә. Фестиваль Казанда уза торган гала-концерт белән тәмамлана һәм сайлап алу турларында җиңүчеләрне җыя. Быел гала-концерт 22-нче апрельгә планлаштырылган.

Фестивальнең район сайлап алу этаплары 2019 елның ноябрь ахырында старт алды. Барлыгы 7 концерт булды, анда катнашучылар үз программаларын тәкъдир иттеләр. Район этапларында 700-дән артык кеше катнашты, алар 260 иҗат номерын әзерләгән иде. Фестивальдә төрле милләт вәкилләре катнаша: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар, украиннар. Үз туган телләрендә җырлар башкаручы артистларның репертуары халык әсәрләренә һәм патриотик тематикага багышланган җырларга бай.

«Балкыш» фестивале Татарстан Президенты ярдәме белән инде 6-нчы тапкыр үткәрелә. 2012 елда анда 3,5 мең өлкән кеше катнашты, 2016 елда вакыйга үз концерт мәйданнарында 12,5 меңнән артык башкаручыны җыйды, ә 2018 елда ул 20 меңнән артык пенсионерны берләштерде. Быелгы фестивальнең темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы булачак, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.

Барлык яңалыклар