В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу һава шартларының начараюы белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Иртәгә, 17-нче сентябрьдә, метро станцияләреннән чыгу юлында урнашкан Казанның мобиль прививка бригадалары үз эшләрен төгәллиләр. Бу һава шартларының начараюы белән бәйле.
Гриппка каршы вакциналаштыруның мобиль пунктлары эшләү вакытында белгечләр 6,5 меңнән артык казанлыга прививка ясаткан. Гадәттәгечә, «Җиңү Проспекты» метро станциясендәге пункт аеруча популяр булган, анда 1,5 меңнән артык кешегә прививка ясалган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр халкы мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелгән урын буенча сырхауханәләрдә гриппка каршы, алдан язылмыйча гына, медицина оешмаларының эш сәгатьләрендә прививка ясата ала.
Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе кысаларында республиканың якынча 2 млн кешесенә прививка ясау планлаштырыла. Татарстанның медицина оешмаларына 300 меңгә якын балалар вакцинасы һәм өлкәннәр өчен 600 меңнән артык вакцина кайткан.