Бүгенге көннән башлап 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге бала түләүсез теләсә нинди җәмәгать транспортыннан файдалана ала.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь, Диана Жиленкова). Бүгенге көннән башлап мобилизацияләнгән казанлыларның балалары җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана ала. Ташламадан транспорт картасы ярдәмендә файдаланырга мөмкин. Хәзерге вакытта 300 дән артык шундый электрон юл йөрү билеты җитештерелгән, аларны бирү тәмамланып килә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге бала түләүсез теләсә нинди җәмәгать транспортыннан файдалана ала. 7 яшькә кадәрге балалар өчен йөрү моңа кадәр дә бушлай иде, дип билгеләп үтте И.Шакиров.
Электрон юл йөрү билетын алу өчен гомуми белем бирү учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза бирергә кирәк. «Электрон юл йөрү билеты Россия Федерациясе гражданнары белән туганлыкны раслаучы документлар нигезендә ата-аналар яки законлы вәкилләр гаризасы буенча бирелә. Транспорт карталары гомуми белем бирү учреждениеләре тарафыннан тапшырыла», – дип аңлатты Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Ул билгеләп үткәнчә, машина йөртү һәм кондукторлык составлары белән өстәмә инструктажлар уздырылган. Бушлай йөрү өчен ташлама шәһәрара автобус маршрутларына кагылмый.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталы шәһәрдә нинди ярдәм чаралары гамәлдә булуы, алардан ничек файдалану һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәк булуы турында белешмәлек әзерләде.