Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2019, 10:51

Казанда «Том Сойер Фест» тәмамлана

Фестиваль активистлары чираттагы сезон ябылуын 21-нче сентябрьдә билгеләп үтәчәкләр, бәйрәмгә казанлыларны чакыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). 21-нче сентябрьдә Казанда «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивален тантаналы ябу планлаштырыла. Бүгенге көндә активистлар Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортта һәм Фатыйх Кәрим урамындагы 11-нче номерлы Беркутов йортында эшләрне төгәлләделәр. Хәзер волонтерлар Волков ур., 42 адресы буенча урнашкан Богородский йортын реставрацияләү белән шөгыльләнәләр.

Сезон ябылу уңаеннан оештырылган бәйрәмгә битараф булмаган һәм актив шәһәр халкын чакыралар. Бәйрәмдә казанлылар мастер-класслар үткәрә яки иҗади номерлар белән чыгыш ясый ала. Тәкъдимнәрне «Том Сойер Фест» рәсми берләшмәсендә калдырырга мөмкин.

«Том Сойер Фест» – фестиваль, аның кысаларында активистлар һәм волонтерлар зур кыйммәткщ ия булган шәһәр төзелеше объектларын ремонтлыйлар. Быел Казан хәрәкәтендә катнашучылар мәдәни мирас объектларын торгызуда беренче тәҗрибә алдылар.

Тарихи мохитне саклауга юнәлдерелгән хәрәкәт Россиянең күп кенә шәһәрләрен җәлеп итте, быел Россиянең 25 шәһәрендәге тарихи йортларда ремонт эшләре барачак. Фестивальне беренче тапкыр Самарада 2015 елда үткәрделәр. Казанда чара 2016 елда башланды. Ул вакытта активистлар шәһәр үзәгендәге өч агач йортны ремонтладылар, 125 волонтер катнашты. 2017 елда катнашучылар саны 150 кешедән артып китте, 4 йорт яңартылды, ә 2018 елда тагын 5 йорт торгызылды.

Барлык яңалыклар