Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2021, 16:01

Казанда Техника урамы буенча трамвай юлларын агымдагы ремонтлау төгәлләнеп килә

Техника урамыннан алып Глазунов урамындагы борылыш боҗрасына кадәр участокта барлыгы 200 шпал алмаштырылачак.

Фото: «Метроэлектротранс» МУП

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Казанда Техника урамы буенча трамвай юлларын ремонтлау төгәлләнеп килә – ике юнәлештә 2 км 800 метр трамвай юлы ремонтланган инде. Барлыгы 8 км трамвай юлы яңартылачак.

5-нче һәм 5а номерлы маршрутлар йөри торган трамвай юллары перешивкасын 15 кешелек ике бригада башкара. Урында экскаватор, фронталь төягеч, ике үзбушаткыч эшли. Техника җир өслеген, туфрактан шпаль рәшәткәләрне чистартырга ярдәм итә. Көнгә ике үзбушаткыч җир өеме чыгарыла.

Бүгенге көндә 100-дән артык шпал алыштырылды, 30 юл тартылышы, 6 комплект температура компенсаторы куелды, колея киңлеген көйләү үткәрелде. Техника урамыннан алып Глазунов урамындагы борылыш боҗрасына кадәр барысы 200 шпал алмаштырылачак, 100 юл тягасы, өстәмә 4 температура компенсаторы комплекты урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте. Эшләрне 2-нче июльдә тәмамлау планлаштырыла.

Моннан тыш, 1-нче номерлы маршрутта трамвай юллары ревизиясе үткәрелде. Техника урамыннан алып Глазунов урамындагы борылыш боҗрасына кадәр участокта эшләр тәмамланганнан соң, ике бригада Химия урамындагы рельсларны ремонтларга керешәчәк. Юлларның агымдагы ремонты бөтен 1-нче номерлы трамвай маршруты линиясе буенча үткәреләчәк.

Төнлә предприятиенең башка ике бригадасы юлларда авария участокларын бетерү эшләрен башкара. Мәсәлән, Попов урамыннан Пионер урамына кадәр 4-нче номерлы маршрут йөргән участокта трамвай юлларының киңәюе бетерелгән, юл тягалары урнаштырылган.

Минск урамыннан Зәкиев урамына кадәр участокта бригада рельс шпал рәшәткәләрен зашивкасына кереште, эшләр Вознесенский тракты төзелеше кысаларында алып барыла. Исегезгә төшерәбез, быел Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәр 3,8 км озынлыктагы юлның беренче участогы төзелеше старт ала. Минск урамыннан Зәкиев урамына кадәр төзелеш чорында трамвай юлы төзекләндереләчәк.

Барлык яңалыклар