В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта терәк диварлар куелган, якын килү юллары төзекләндерелгән
Казанда Болак ермагы аша Кави Нәҗми урамына алып чыга торган Романов күперен төзекләндерү эшләре тәмамлана. Объектта төп төзелеш эшләре башкарылган. Күперне яңарту илкүләм «Яшәү өчен инфраструктура» проекты кысаларында алып барыла.
Объектның күпер аша кешеләр уза яки транспорт йөри торган өлеше тулысынча торгызылган, вак таш белән тутырылган челтәр корылмалар, терәк диварлар, кырый һәм арадаш терәкләр, күпергә якын килү юллары төзекләндерелгән, күпер корылмасына килеп тоташа торган урыннар ныгытылган, янәшәдәге җирлектә яшеллек торгызылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Күпернең аскы өлешендә буяу эшләре тәмамланганнан соң, объект файдалануга тапшырылачак.
Күпер 32 метр озынлыкта, аның аша кешеләр уза яки транспорт йөри торган өлеше диафрагмалар белән берләштерелгән 14 тимер-бетон җайланмадан гыйбарәт.
Төзекләндерү эшләре вакытында Романов күпере аша автотранспорт хәрәкәте тулысынча туктатылган. Юлның әлеге өлешен юл хәрәкәтен оештыруның вакытлы схемасы нигезендә әйләнеп үтәргә кирәк.