Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.08.2022, 14:50

Казанда 18 нче номерлы гимназияне, 131 нче номерлы лицейны һәм 143 нче номерлы мәктәпне төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә

18 нче номерлы гимназиядә төп бинага янкорма төзелде, бу исә уку елында 300 балага күбрәк укучыны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август, Юлия Летникова). Казанда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча өч гомуми белем бирү учреждениесендә – 18 нче номерлы гимназиядә, 131 нче номерлы лицейда һәм 173 нче номерлы мәктәптә ремонт эшләре тәмамланып килә. 18 нче номерлы гимназиядә шулай ук төп бинага янкорма төзелде, бу учреждениенең проект егәрлеген 300 укучыга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. 1 нче сентябрьгә гимназия 670 укучыны кабул итәргә әзер. Шәһәр мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге турында эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитетының Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директорының беренче урынбасары Илья Коротихин сөйләде.

«18 нче номерлы мәктәп янкормасы – безнең өчен аерым шатлык, аңа карата ата-аналардан мөрәҗәгатьләр аеруча күп булды. 1 нче сентябрьдә кеше күп яши торган районда төзекләндерелгән мәктәп бинасын ачачакбыз», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Казанның Яңа Савин районындагы 143 нче номерлы мәктәптә дә зур күләмдә эш башкарыла, анда ремонт узган ел ук башланган иде, ул чакта түбәне, спорт залын һәм тәрәзәләрне яңарттылар. Быел эшләр дәвам итте – фасад ремонтланган, инженерлык челтәрләре, керү төркемнәре, ишекләр, янгын сүндерү системасы алыштырылды, биналарның эчке бизәкләү эшләре башкарылды. «Бүгенге көндә мәктәптә төп эшләр тәмамланып килә һәм тиздән белгечләр финал клининг чараларына керешәчәкләр», – дип нәтиҗәләре белән уртаклашты И.Коротихин.

Шул ук вакытта белем бирү оешмаларында инженерлык коммуникацияләрен җылыту сезонына әзерләү бара. И.Коротихин сөйләвенчә, опрессовка һәм гидроюдыру 16 учреждениедә үткәрелгән, шул исәптән 600 метр озынлыктагы челтәр ремонтланган һәм тузган җылылык радиаторлары алмаштырылган.

Азык-төлек блогларын ремонтлауның республика программасы буенча Казанның 30 мәктәбе биналарында 31 ашханәне модернизацияләү дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләре тулысынча төгәлләнгән, ә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты белгечләре җиһазларны эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен башкаралар. «18,5 мең укучы уңайлы шартларда туклану оештырылуын лаеклы бәяли ала. Бу максатларга 297 млн сум бүлеп бирелгән», – дип сөйләде И.Коротихин.

И.Метшин мәгариф учреждениеләрендә инфраструктура ел саен яхшыруын билгеләп үтте. «Без мәктәп рестораннарын төзекләндерү буенча финиш сызыгына якын. Бу мәктәпләрдә бөтенләй яңа туклану дәрәҗәсе – төшке ашның яңа форматы һәм ризык кабул итү өчен уңайлы урын», – дип билгеләде шәһәр башлыгы. Мэр ашамлыклар үзләре дә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментында ныклы контроль уза, дип ассызыклады. Яңа уку елында Казанда барлыгы 144 мәктәп рестораны эшләячәк – бу барлык ашханәләрнең 78% ы.

«Яңа уку елына якынаю бар яктан да сизелә, шуңа күрә мәктәпләрнең әзерлеге – бүгенге көндә актуаль мәсьәлә. Калган көннәрдә барлык кирәкле эшләрне башкарып бетерергә кирәк», – дип йөкләде И.Метшин район администрацияләре башлыкларына һәм профильле бүлекчәләргә.

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.08.2022
Видеорепортаж
15.08.2022 12:17
Яңа уку елына Казанның мәгариф учреждениеләрендә 76 км озынлыктагы коймалар алмаштырылачак
Барлык яңалыклар