Проект Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр территорияне төзекләндерүне күздә тота.
Фото: «Иске шәһәр» префектурасы
Заявканы әзерләү ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан Башкарма комитетының Туризм үсеше комитеты, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова, шулай ук экспертлар төркеме белән «Иске шәһәр» префектурасы тарафыннан алып барыла. Проектны «Иске шәһәр» территориясе префекты Евгений Варакин җитәкли.
Концепция нигезендә, шәһәрнең тарихи үзәген Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр төзекләндерү һәм сәнгатьчә бизәү күздә тотыла. Префектурада билгеләп үтелгәнчә, төп максат – Казанның тарихи үзәгенең бердәм туристик стилен булдыру. «Бу заманча навигация системасы һәм туристик сукмаклар, интерактив объектлар һәм мультимедиа комплекслары белән киңлек булачак», - дип ассызыкладылар «Иске шәһәр» префектурасында. Шулай ук проектта тарихи биналарны яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру каралган.