В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшьләр Мәскәүдә «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының халыкара магистрлык программасы буенча белем алырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Казанда студентлар өчен икенче грант конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнә. Татарстан яшьләре «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының «Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» халыкара магистр программасы буенча укуларны ота ала.
Гаризаны 10-нчы августка кадәр сайтта бирергә мөмкин. 11-нче августта жюри әгъзалары киләсе этапка узачак 20 кешене сайлап алачак – 12-14-нче августта аларга Барселонаның элеккеге баш архитекторы Висенте Гуаярт һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова белән турыдан-туры әңгәмә корырга туры киләчәк. Әңгәмә һәм портфолионы бәяләү нәтиҗәләре буенча 14-нче августта конкурсның 5 финалисты укырга керергә тәкъдим ителәчәк. Бер грант 950 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ул ике ел дәвамында уку һәм югары уку йортының тулай торагында яшәү бәясен каплаячак.
Уку вакытында Татарстан студентлары республика шәһәрләренең актуаль проблемаларын хәл итү өчен гамәли рекомендацияләрнең нигезенә салыначак тикшеренүләр һәм проектлар эшләү белән шөгыльләнәчәк. Уку дәвамында аларны Россия һәм чит ил тикшеренүчеләре һәм практиклары озата барачак. Грант студентларга заманча технологияләрне гамәлгә кертүне исәпкә алып, шәһәр проектлаштыруына һәм идарә итүгә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Барлык укулар да «эш процессында өйрәнү» принцибы буенча төзелгән.
Конкурс ТР Хөкүмәте тарафыннан «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының Урбанистика югары мәктәбе һәм Лаб Шухов белән берлектә үткәрелә, дип хәбәр итә park.tatar.