Татарстанда аналог телевидениесен тулысынча өзеп кую киләсе дүшәмбе – 14-нче октябрьдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда цифрлы эфир телетапшыруларына күчү өчен әзерлек төгәлләнеп килә. Махсус укытылган волонтерлар казанлыларга телевизион приставкаларны тоташтыруда ярдәм итүләрен дәвам итә. Татарстанда аналог телевидениесен тулысынча өзеп кую киләсе дүшәмбе – 14-нче октябрьдә булачак.
Кайнар линия телефоны буенча, «Ачык Казан» системасына һәм идарәче компанияләргә халыктан килгән гаризалар буенча 500-ләп волонтер эшли. Никита Жемков һәм Никита Алексанов «цифр»га күчү өчен ярдәм итү буенча үзиреклеләр сафына нибары 2 атна элек кенә кергән. Бүген җиденче гаризага хезмәт күрсәттеләр – Вишневский урамындагы йортта алар приставканы Казанда яшәүче Кадрия Гыйләдиевага тоташтырырга булыштылар.
«Бүген XXI гасыр, барысы да компьютерда, телефоннарда утырырга ярата, ә менә өлкән буын вәкилләре өчен телевизор карау гадәте ят түгел. Хәзер без аларга да яңалыклар курсында калсын өчен ярдәм итәргә тиеш», - дип сөйләде Никита Жемков.
Эшкә керешер алдыннан ике волонтер да махсус курслар узган. Аларны җиһазларны ничек тоташтырырга өйрәткәннәр, җирлеккә ориентация белән кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, Казанның территориаль бүленеше турында сөйләгәннәр, шулай ук шәһәр буенча ирекле хәрәкәт итү өчен транспорт карталары биргәннәр.
Гариза буенча хезмәт күрсәткәндә, волонтерлар һәрвакыт әдәп һәм ихтирам күрсәтәләр. Алар приставкага беркетелгән һәр элементның билгеләнешен җентекләп аңлаталар, җиһазларны куллану принципларын, иң мөһиме – телевизион пульт белән эшләргә өйрәтәләр. Махсус җиһазлар тоташтырылганнан соң, кулланучыларга телевизордан һәм приставкадан ике пульт кулланырга туры килә. Гомумән алганда, тоташтыру процессы 10-15 минутны ала, дип раслыйлар волонтерлар. Бүген волонтерлар ярдәм иткән Кадрия Гыйләдиева билгеләп үткәнчә, тоташтыру эшләре күп вакытны алмаган, ә волонтерлар яңа техника белән ничек файдаланырга кирәклеген яхшы итеп аңлатканнар.
Цифрлы эфирлы телевидениегә күчүгә әзерлек чорында Казанда 445 волонтер укытылган. Алар арасында «Жизнелюб» клубы әгъзалары, «Бердәм Россия» партиясенең район бүлекчәләре җитәкчеләре, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе, Телекоммуникацион технологияләр департаменты хезмәткәрләре бар. Моннан тыш, бүген волонтерлар сафына Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының 52 студенты кабул ителде. Алар җитештерү практикасы кысаларында халыктан килгән гаризалар буенча хезмәт күрсәтәчәкләр.
11-нче апрельдән белгечләр 3,5 меңгә якын гариза кабул иткән, волонтерлар җиһазларны көйләүдә ярдәмгә 632 тапкыр чакырылган. Ел башыннан «Ачык Казан» порталына «Антенна» категориясе буенча 12,8 меңнән артык гариза килгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, цифрлы телевидениегә күчкәндә, Татарстанда аз керемле кешеләр өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән компенсация каралган. Төбәк башкаласында аны 237 кеше алган.