Җәйге сезонда 280 берәмлек җыештыру техникасын җәлеп итү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда юлларны пычрактан һәм чүп-чардан чистарту эшләре башланды. 21 млн. квадрат метр мәйданны тәшкил иткән бөтен урам-юл челтәрен май башына кадәр чистарту планлаштырыла. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Кыштан җәйгә күчү чорында төп бурыч – юлларны кыш буе җыелган пычрак һәм чүп-чардан арындыру, ә даими уңай температура хөкем сөрә башлагач – чистартылган юлларны юу. Бу максатларга ирешү өчен, И. Куляжев сүзләренә караганда, бүген үк юл эшчеләре һәм подрядчы оешмаларның техникалары максималь рәвештә җәлеп ителгән.
Юлларны һәм төзекләндерү элементларын пычрактан һәм чүп-чардан чистартудан тыш, подрядчыларга урамнарның машиналар йөри торган өлешендә барлыкка килгән чокырларны бетерү буенча эш алып барырга кирәк булачак. Бүген агымдагы юлларны тәэмин итү эшләре кысаларында подрядчы оешмалар чокырларны ремонтлауга керештеләр инде.
«Әлеге эшләрне түбән температурада башкаруга юнәлдерелгән технология таләпләре нигезендә, чокыр ремонты коеп ясалган асфальт кулланып башкарыла. Һава температурасы 10 градустан югары булганда, бу эшләр тыгыз кайнар асфальтобетон кулланып эшләнәчәк», - дип аңлатты И.Куляжев.
Казанда юлларны кышкы тәэмин итү чоры 15-нче апрельдә төгәлләнәчәк. Бүген подрядчы оешмалар җыештыру техникасын җәйге эш режимына үзгәртеп җиһазландыру эшенә керештеләр инде. Казанда барлыгы җәйге юлларны тәэмин итүгә 280 берәмлек техника җәлеп итү планлаштырыла, шулардан 220 машина кышкы чорда да, җәйге вакытта да кулланылачак.