Әлеге карарга шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Бүгенге көннән, 3 майдан, Казанда 2017/2018 елларның ягу сезоны тәмамланды. Тиешле карарга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин кул куйды.
“Уртача тәүлек температурасының торак фонды һәм муниципаль учреждениеләрне җәйге режимда эксплуатацияләргә мөмкинлек бирә торган күрсәткечләргә җитүе сәбәпле”, - диелгән документта. Моңа кадәр уртача тәүлек темпераурасының +8 градус күрсәткеченә җитеп, 5 көн дәвамында шул күрсәткечтә торган очракта, ягу сезоны туктатылу турында хәбәр ителгән иде.
Ягу сезоны Казанда 20 сентябрьдә башланды. Ул тәмамлангач, традицион рәвештә киләсе ягу сезонына әзерлек эшләре башлана. Торак йортларда кайнар су бетеп тору графиклары KZN.RU порталында бастырылды.
“Татэнерго” АҖ (Казан җылылык челтәрләре) челтәрләренә тоташкан торак йортларда май аена кайнар су белән тәэмин итүне туктатып тору графигы. 2018 елга “Казэнерго” төзекләндерү һәм гидроопресслау графигы.