Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2018, 17:18

Казанда “Пазлы” һәм “Арабеска” яшүсмерләр клубларында капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлана

Төзекләндерү эшләреннән клубларга йөрүче балалар саны 200-гә артыр, дип көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь, Алсу Сафина). Казанның “Пазлы” һәм “Арабеска” яшүсмерләр клубларында югары дәрәҗәдә әзерлек күзәтелә. Быел анда республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла. Төзекләндерү эшләреннән клубларга йөрүче балалар саны 200-гә артыр, дип көтелә. биредә балалар кулланма иҗат, хореография, рәсем, вокал белән генә түгел, ә актерлык һәм ораторлык осталыгы, менталь математика белән дә шөгыльләнә алачак, шулай ук театраль үсеш студиясенә йөри алачаклар.

Быел Татарстан башкаласында республика программасы буенча төзекләндерү һәм биналарның материаль базаны ныгыту 8 яшүсмерләр клубында бара – “Пазлы” һәм “Арабеска” клубларыннан тыш, бу “Зазеркалье”, Аракчинодагы “Олимпиец”, “Крылатый”, “Союз”, “Бриз”, Дәрвишләр бистәсендәге“Лазер”. Моннан кала, дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге шартларында “Салават күпере” торак комплексында яшүсмерләр клубы барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте пресс-тур барышында “Подросток” МБУ директоры урынбасары Руслан Семенов.

“Арабеска” яшүсмерләр клубы Сафиуллин урамының, 50 номерлы күп фатирлы йортының беренче катында урнашкан, 1988 елдан эшли. “Главинвестстрой РТ” ДКУ үзәк территориаль бүлегенең баш белгече Булат Хәсәнов сөйләгәнчә, клуб аяныч хәлдә иде. Хәзер төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, ул 89% төгәлләнгән.

Үзендә ике клубны берләштергән “Пазлы” локациясе җитәкчесе Рузия Гарифуллина билгеләп үткәнчә, “Арабескада” мини-клуб та булган, анда ата-аналар балаларын 2-3 сәгатькә китергәннәр. Шулай итеп, балалар балалар бакчасына әзерләнә башлыйлар.

“Пазлы” клубы да күп фатирлы йортның беренче катында урнашкан (Җиңү пр., 62/2), элек ул “Прометей” диа аталган. Ләкин яңа бина белән бергә аның исемен дә үзгәртергә карар кылынган.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының капиталь төзелеш программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Фәйзетдинов хәбәр иткәнчә, “Пазлы” клубында эшләр 80% тәмамланган.

Билгеләп үтәргә кирәк, эшләр барышында клубларның бинасы берникадәр үзгәртеп корылды. Аерым алганда, клубларда эвакуацион чыгу юллары барлыкка киләчәк, видеокүзәтү системалары, янгын сигнализациясе урнаштырылачак.

Бу клубларда төзекләндерү эшләренә кадәр 120-150 бала шөгыльләнгән, хәзер исә алар саны 200-гә артыр, дип көтелә.

Билгеләп үтәргә кирәк, “Подросток” берләшмәсе үз эчендә 58 клуб берләштерә, аларга 15 меңгә якын бала йөри. Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү программасы 2015 елдан гамәлгә ашырыла. 2015-2017 елларда 300 млн сумга 86 объект төзекләндерелгән. Эшләрне “Ремонтстройсервис” ҖЧҖ башкара.

Барлык яңалыклар