Татарстанда бер тәүлек эчендә СОVID-19 тагын 925 кешедә ачыкланган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче март). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 925 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 316 очрак – Казанда. 91 кеше хастаханәгә озатылган. «Коронавирус» диагнозы 169 балигъ булмаган балада расланган.
7 нче мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 126 мең 464 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 99 мең 860 кеше савыкты, шул исәптән 971 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 73 мең 162 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 17 млн 14 мең 818 очрак ачыкланган, 14 млн 690 мең 595 кеше сәламәтләнгән.
Коронавирустан прививканы сырхауханәләрдә генә түгел, вакцинацияләүнең мобиль пунктларында да ясарга була. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан, адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ковидка каршы чараларны йомшарттылар.