Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авырган 15 кеше савыкты.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 9 кеше, 19 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 9 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 4 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр.
Авыручылар арасында 29 кеше – Казанда, 5 кеше – Югары Ослан районында, 3 кеше – Әлмәт районында, берәр кеше – Яр Чаллыда, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск һәм Нурлат районнарында яши.
20-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7899 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Барлык пандемия чорында 6756 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 15 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 15 мең 982 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 415 мең 316 кеше авырган, 1 млн 75 мең 904 кеше сәламәтләнгән, 24 мең 366 кеше үлгән.