Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авырган 50 кеше сәламәтләнде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 3 кеше, 18 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 5 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 9 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, бер кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Авыручыларның 20-се Казанда яши, 5 кеше – Югары Ослан районында, 4 кеше – Яр Чаллыда, өчәр кеше – Әтнә һәм Түбән Кама районнарында, икешәр кеше - Биектау районында, берәр кеше – Балтач һәм Зәй районнарында.
17-нче октябрьгә Татарстанда барлыгы 7770 очрак теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемия чорында 6702 кеше савыкты, шул исәптән 50 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 14 мең 922 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 384 мең 235 кеше авырган, 1 млн 65 мең 199 кеше сәламәтләнгән, 24 мең 2 кеше үлгән.