В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда бер тәүлек эчендә 12 кеше савыккан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 30 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлылар. 17 кеше хастаханәгә озатылган, 13 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 17 кеше Казанда яши, 6 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Бөгелмә районында, 2 кеше – Лениногорск районында, берәр кеше – Актаныш һәм Югары Ослан районнарында.
5-нче июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруының 21 мең 634 очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 18 мең 673 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 12 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 9145 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 5 млн 117 мең 274 кеше авырган, 4 млн 729 мең 77 кеше сәламәтләнгән, 123 мең 436 кеше үлгән.