Республикада COVID-19 инфекциясен тагы 409 бала йоктырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
19 нчы февральгә Татарстанда COVID-19 авыруының 91 мең 313 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 60 мең 211 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 3346 сы – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 450 мең 123 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендәге үсеш – 3521 кеше), шуларның 1 млн 908 мең 523 е икенче прививка алган. Икенче вакцинацияне 229 мең 500 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 179 мең 147 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 15 млн 199 мең 720 очрак ачыкланган, 12 млн 217 мең 942 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.
21 нче февральдән Татарстанда транспортта, сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында QR-кодларны башка тикшермәячәкләр. Коронавируска каршы кертелгән әлеге һәм башка чикләүләрнең йомшартылуы турында бүген ТР Хөкүмәте карарында басылды.