В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада бер тәүлек эчендә 1935 кешедә COVID-19 ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). Татарстанда COVID-19 авыруының 1935 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 1113 очрак – Казанда. Авыруларның 185 е хастаханәгә салынган. «Коронавирус» диагнозы 383 балада һәм яшүсмердә расланган.
3 нче мартка Татарстанда коронавирус белән авыруның 121 мең 324 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 89 мең 547 кеше савыкты, шул исәптән 2821 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Барлыгы 2 млн 467 мең 147 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 1546), шуларның 1 млн 925 мең 700 е икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 251 мең 643 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 93 мең 26 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 16 млн 685 мең 850 очрак ачыкланган, 14 млн 102 мең 684 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, COVID-19 дан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясарга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан, адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында урнаштырылган.