В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тулаем алганда, Татарстан буенча соңгы тәүлек эчендә 34 кешедә коронавирус табылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Татарстанда 34 яңа СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 11 кеше – Казанда, 8 – Яр Чаллыда, 3 – Минзәлә һәм Тукай районнарында, 2 кеше – Бөгелмә районында, берешәр кеше – Баулы, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат һәм Сарман районнарында яши.
24-нче апрельгә Татарстанда 20 мең 237 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 373 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 67 – узган тәүлектә.
Республикада коронавирустан 225 мең 941 кеше прививка ясаткан (тәүлек эчендә үсеш – 5,1 мең кеше), шулардан 132 мең 398 кеше икенче доза вакцина алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.