В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 717 кеше COVID-19 йоктырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
10 нчы мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 128 мең 718 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 103 мең 972 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 2911 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 473 мең 995 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 1 мең 346 кеше), шулардан 1 млн 925 мең 721 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 258 мең 551 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 51 мең 231 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 191 мең 300 очрак ачыкланган, 15 млн 43 мең 717 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.