Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2024, 09:53

Казанда ике ай эчендә балигъ булмаганнар катнашында 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Бу атнада балаларның юлларда травма алу очракларын кисәтү буенча рейдлар башлана

Фото: Денис Гордийко

2024 елның ике аенда Казанда балалар катнашында 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 29 кеше имгәнгән. Балалар арасында юл травматизмын кисәтү максатыннан 23 нче марттан 1 нче апрельгә кадәр шәһәрдә «Язгы каникуллар» дип аталган рейдлар узачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ пропаганда бүлеге хезмәткәрләре искәрткәнчә, җиңел автомобильдә алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге балаларны һәм арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балаларны аларның авырлыгына һәм буена туры китереп сайланган махсус җайланмаларда йөртү зарур. 12 яшьтән узган балалар өчен куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш. Күрсәтелгән кагыйдәләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлеше буенча өч мең сум күләмендә штраф түләтү каралган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат, алга таба профилактик эш уздыру өчен, ул укыган мәктәпкә тапшырылачак.

Барлык яңалыклар