Район администрацияләренә дә, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли башлады. Мөрәҗәгатьләрне шулай ук «Ачык Казан» сервисында калдырырга мөмкин.
Кар чистарту мәсьәләләре буенча Татарстан башкаласында яшәүчеләр түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
+7(843)555-07-96 (тәүлек буе);
+7(843)519-34-06 (эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес – 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).
Вахитов һәм Идел буе районнары
+7(843)293-61-75 (эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр);
+7(843)277-02-10 (эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр).
Киров һәм Мәскәү районнары
+7(843)557-76-10 (көн саен 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр);
@ kirmos_bot telegram-боты (тәүлек буе).
Совет районы
+7(843)295-77-05 (тәүлек буе);
+7(843)272-01-05, +7(843)272-02-05 – урам-юл челтәрендә кар чистарту буенча (эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес – 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр);
+7(843)272-16-23 – ишегалларында кар чистарту буенча (эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә төшке ашка тәнәфес белән)
Казанда ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җавап бирә. Йорт яны территориясен чистарту сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килми икән, шәһәрлеләр идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә яки «Ачык Казан» сервисы сайтында яки +7(843)236-41-23 яки 063 (шәһәр телефоныннан гына) телефоны аша гариза калдыра ала.
Исегезгә төшерәбез, кар берничә этапта тәүлек буе җыелы. Башта катнаш юл машиналары ярдәмендә юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртәләр, ә 2-4 сәгатьтән соң барлыкка килгән кар катламын сабанлы-щетка механизмы белән тараталар. Аннары грейдерлар ярдәмендә кар өеме формалаша, карны төиләр һәм кар эретү станцияләренә яисә килештерелгән участокларга илтәләр.
Беренче чиратта кар киеренке хәрәкәтле урамнардан – җәмәгать транспорты, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр, полиция һәм зур автомобиль агымы булган беренче категорияле юллардан; икенчесендә – азрак трафиклы, ике полосалы юллардан; өченчесендә – квартал эчендәге юллардан һәм ишегалларыннан, шәхси сектордан һәм бистәләрдән чыгарыла. Гадәттә, иртәнге 7-гә юллар чиста булсын өчен, кар чыгару эшләре төнлә башкарыла.