Татарстан башкаласында җылыту сезоны бүген башланды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Бүген Казанда җылыту сезоны башланды. Шәһәр халкы өчен җылылык бирү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли башлады.
Казан халкы мөрәҗәгать итә ала:
Торак-коммуналь хуҗалык комитетына: +7(843)590-96-22, +7(843)590-96-23;
«Ачык Казан» системасына: +7(843)236-41-23.
Шалтыратулар район администрацияләрендә дә кабул ителә:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)520-75-39;
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)264-30-96;
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)557-76-10;
Совет районы: +7(843)272-01-05, +7(843)272-75-70, +7(843)272-16-23, +7(843)272-00-65;
«Иске шәһәр» префектурасы: +7(843)221-49-99.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта җылылык 345 социаль объектта бар инде. Җылылык системаларын эш режимына күчерүгә ике атна вакыт бирелә – бу вакытта җылылык белән тәэмин итүне көйләү һәм җайга салу буенча эшләр башкарылачак.