Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2020, 16:48

Казанда «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе үтә

Лаборатория потенциаль талантлы яшь авторларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). 2-нче июньнән 22-нче декабрьгә кадәр Казанда II «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе үтә. Гаризалар 2-нче июньнән 20-нче июльгә кадәр сайтта кабул ителә. Лаборатория потенциаль талантлы яшь авторларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен ирекле формада гариза тапшырыла, гариза янына резюме (күләме 1 бит) һәм эссе беркетелә. Эсседа заман татар драматургиясе нинди булырга тиеш, ул нинди хәлдә һәм ни өчен бәйгедә катнашырга телисез - шул хакта язырга кирәк. Күләме 1-2 бит. Бәйгедә татар әдәби телен белгән, 40 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала. Дәгъва кылучылар арасыннан оештыручылар бер төркем катнашучыларны сайлап ала.

1-15 августта лекция-семинар интенсивы үтә. Әлеге этапта яшь авторлар белән Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы драматурглары үзләренең һөнәри осталыклары белән бүлешәчәкләр. Белем бирү рус һәм татар телләрендә online режимда (короновирус инфекциясенә каршы профилактик чаралар уздырылу сәбәпле) алып барыла.

15-нче августтан 1-нче ноябрьгә кадәр катнашучылар, остазлары җитәкчелегендә, үз синопсислары буенча оригиналь пьесалар яза. Пьесаларның иң яхшылары читкалар рәвешендә тәкъдим ителәчәк һәм «Сишәмбе көн кич белән» проекты кысасында куелачак, дип хәбәр итә Г.Камал исемендәге театрның матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар