В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы үзләренә кирәкле вакцинаның күпме микъдарда барлыгын һәм прививканы кайсы пунктта ясатырга уңайлырак булуын белә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). Казанда телеграм-бот эшли башлады, аның ярдәмендә теге яки бу вакцинаның конкрет прививка пунктында булу-булмавын оператив рәвештә белеп булачак. Мәгълүмат һәр иртә саен яңартыла, вакциналарның булу-булмавы турында мәгълүмат 8:00 сәгатьтә күрсәтелә.
Ботны тоташтыру өчен «Телеграм» мессенджерына кереп, эзләнүдә @VaccinationKazanBot дип җыярга һәм start ка басарга, яки https://t.me/@VaccinationKazanBot сылтамасы буенча узарга кирәк.
Телеграм-боттан ничек файдаланырга:
1. Башта ясатырга теләгән вакцинаны сайларга кирәк. Исегезгә төшерәбез, ике компонентлы «Спутник V», яки «Гам-КОВИД-Вак», 18 яшьтән өлкәнрәк булган, 22 атна авырлы булган һәм имезүче әниләр өчен каралган. «Спутник Лайт» препараты COVID-19 белән авырган яки моңа кадәр прививка ясаткан, ревакцинация узарга теләгән балигъ булганнарга кертелә. «ЭпиВакКорона» 18 яше тулган кешеләргә ике тапкыр һәм «КовиВак» – 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләргә, шулай ук ике тапкыр кертелә;
2. Аннары шәһәрнең уңайлы районын сайларга кирәк;
3. Җавап буларак нәтиҗә килә. Кулланучы сайлап алынган вакцинаның кайда һәм нинди күләмдә булуын күрә ала.
Телеграм-бот Казан Мэриясе тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе белән берлектә эшләнде. Бүген аның беренче версиясе эшли башлады. Киләчәктә ул камилләшәчәк, ә аның мөмкинлекләре киңәйтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда вакцинациянең якынча 50 пункты эшли, шул исәптән берничә мобиль пункт.