В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең Административ хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү үзәгенә 10 мең 423 материал җибәрелгән
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында «Шәһәр парковка киңлеген оештыручы» муниципаль казна учреждениесе, сынау режимында, «Тыелган тукталыш» билгесе гамәлдә булган зонада транспорт чараларын калдырып китү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фотога төшереп терки башлады. Бүгенге көндә 119 участокны үз эченә алган өч маршрут буенча контроль алып барыла. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең Административ хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү үзәгенә 10 мең 423 материал җибәрелгән. Тиздән шәһәрнең яңа маршрутлары буенча системаны киңәйтәчәкләр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны парковканы контрольдә тотуның автомат чаралары ярдәмендә билгелиләр. Моңа кадәр хокук бозу очраклары ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан гына теркәлгән булган.
«Шәһәр парковка киңлеген оештыручы» муниципаль казна учреждениесе хәбәр иткәнчә, патрульдә йөри торган автомобильләргә куелган камералар ярдәмендә законсыз туктап тора торган транспорт чаралары фотога төшерелә. Аннары материаллар автомат рәвештә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең Административ хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү үзәгенә тапшырыла. Инспекторлар мәгълүматның дөреслеген тикшереп, штраф салу турында карар чыгара, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Гамәлдәге закон нигезендә, 3.27 «Тыелган тукталыш» билгесе янында машина куйган өчен 1500 сум күләмендә штраф салынырга тиеш.
«Шәһәр парковка киңлеген оештыручы» муниципаль казна учреждениесе аңлатмалары нигезендә, автомат рәвештә контрольдә тоту системасын кертү юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга һәм урам-юл челтәренең транспорт чараларын үткәрү мөмкинлеген яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу бигрәк тә тар юллы районнар өчен әһәмиятле чара булып кала. Чөнки мондый җирләрдә транспорт чараларын тәртипсез калдырып китү транспорт хәрәкәтенә җитди комачаулыклар тудыра.